«Юстиция магистрлары»: интеллектуаль-хокукый ринг (12+)

11 нче санлы китапханәдә «Юстиция магистрлары» дигән интеллектуаль-хокукый ринг узды. Чара 9 нчы сыйныф укучылары өчен үткәрелде.
Яшьләргә илебезнең лаеклы гражданины булыр өчен үз хокукларын белү белән бергә вазифаларны да үтәргә кирәклеген аңлау мөһим. 
Ике команда «Иң яхшы хокук магистры» исеме өчен көч сынашты. Башта ярышларда катнашучыларга яшүсмерләр тормышында хокук һәм вазифаларның әһәмияте турында социаль видеоязма күрсәтелде. Уен өч раундта үтте. Беренче раунд тест биремнәреннән торды, «Кеше хокуклары» исемле икенче раундта балаларга танылган әкиятләрдәге хәлләрне юристлар күзлегеннән чыгып карарга тәкъдим ителде. «Кара тартмада нәрсә бар?» дигән соңгы өченче раундта ике команданың да капитаннары ярышты. Алар хокуклар өлкәсендә белем дәрәҗәләренең югарылыгын күрсәтте, сорауларга актив җавап бирделәр. Чарада дусларча ярышу рухы хакимлек итте.  

Поделиться: